Путин хәрби дәрәҗәләр бирү турындагы яңартылган законны раслады

Россия Президенты Владимир Путин «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 57 ФЗ статьясына төзәтмәләр кертә торган законга кул куйды. Документ тексты хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында бастырылган.

Документта ирекле хезмәт итү (иткән) килешүе буенча хәрби бурычларны үтәүче, запастагы гражданнарга хәрби исемнәр бирү мөмкинлеге каралган.

Яңа нормалар нигезендә, хәрби исемнәр ихтыяриларга хәрби җыеннар узмыйча гына бирелергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре