Россия Президенты Владимир Путин хәрби киемнән йөрү кагыйдәләренә аныклык керткән указны имзалаган. Документ басылып чыккан да инде, дип яза “ТАСС”.
Әйтик, Тышкы разведка хезмәте (СВР), Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) органнары һәм Россия Президентының Махсус программалар баш идарәсе хәрбиләре өчен гадәти кием комплектында үзгәрешләр булачак.
Шулай ук погоннарны тагу кагыйдәләре дә үзгәрә. Билгеләнгән типтагы погоннарны хәзер курсантлар (ФСБ оешмаларында белем алучылардан тыш) да тагачак.
Документта ФСБ, СВР, ФСО (Федераль сак хезмәте) һәм Президентның Махсус программалар баш идарәсе офицерлары өчен билгеләнгән кием-салымнан файдалану буенча кайбер нормалар үзгәртелгән. Моңа кадәр Россия Кораллы Көчләре, Росгвардия һәм ФСО хәрбиләре өчен генә тәгаенләнгән погонлы кышкы куртка хәзер шушы ведомстволар өчен дә кертелә. Аларга гадәти җәйге һәм кышкы фуражкалар каралмаган.
ФСБ, СВР һәм Президентның Махсус программалар баш идарәсе хәрбиләре өчен яңа кием – көндәлеккә кия торган озын җиңле, погонлы куртка кертелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез