Чаллыда яшәүче Суховлар гаиләсе тагын бер исем белән шаккатырган.
Кичә – 13 майда Казанның бала тудыру йортыннан “кычкырып торган” исемле малайны – Мир-Святомир-Владимирны чыгарганнар. Сабый 7 апрельдә Чаллыдан күпбалалы Суховлар гаиләсендә дөньяга килгән. Әмма нарасыйны әнисе белән әле кичә генә өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
 Әйтергә кирәк, бу гаилә инде моңа кадәр дә балаларына сәеррәк исемнәр кушуы белән мәгълүм иде, дип яза “Челнинские известия”. Яңа туган нарасыйның Род-Природа-Родушка исемле абыйсы һәм Россия-Святоссия-Святороссия исемле апасы бар.
 Гаилә башлыгы Владимир Сухов башта, кыз туар, дип уйлап, баласына Россиянең “Орешник” ракетасы хөрмәтенә Орешница дип кушмакчы булган. Аның бу сүзләре массакүләм мәгълүмат чараларын җанландырып, хәтта Президентка да барып җиткән. Тик Владимир Путинның гына Орешницага исе китмәгән.
 Әмма соңрак гаиләдә малай туачагы мәгълүм булган. Суховлар янә үз “стиленә” тугры калып, балага Мир-Святомир-Владимир исеме кушканнар. Гаилә башлыгы, сабый дөньяга килгәнче, аңа Россия армиясе башкомандующие, Президент Владимир Владимирович Путин исемен кушарга җыенып торуларын әйткән булган.
 Суховларның кәефенә караганда, бу нәселдә “кычкырып торган” исемнәр тагы да булачак әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез