Россия Президенты Владимир Путин инаугурациядән соң халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Ул үзенең киләчәктән нинди юнәлештә эш алып барасын, алга таба да халык ышанычын акларга тырышачагын билгеләп үтте.
- Мин сезнең ышанычыгызны аклар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен, - диде Владимир Путин. - Хәзер без ата-бабаларыбыз алдында җавап тотабыз. Без ышаныч белән алга карыйбыз, киләчәкне планлаштырабыз. Без бердәм һәм бөек халык. Бергәләп барлык киртәләрне узарбыз. Бергәләп җиңәрбез! - диде ул.
Искәртеп үтик: Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт җитәкчесе алты елга сайланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез