Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенең артуы турында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Стратегик инициативалар агентлыгы Генераль директоры Светлана Чупшева искә алды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«<...> бик мөһим, Владимир Владимирович, без монда ел саен эшмәкәрләр, төбәкләрдә инвестицияләр өчен шартларның ничек үзгәрүен карыйбыз, һәм безнең артта калучы төбәкләр үсә һәм лидерларны куып җитә», – диде Светлана Чупшева.
«Сез дә билгеләп үттегез, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе быел икенче урынны алды, ләкин аларның индексы беренче урындагы Мәскәүнең узган елгы индексына туры килә», – дип искә төшерде Чупшева, Путинга мөрәҗәгать итеп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез