Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путиннан махсус хәрби операция барышы турында сорадылар. “Җиңү якынайдымы?” – дип мөрәҗәгать иттеләр аңа.
“Махсус хәрби операция зонасында вазгыять тамырдан үзгәрә. Фронтның бөтен линиясе буенча алга китү күзәтелә. Россия хәрбиләре территорияләрне квадрат чакрымлап кире кайтара. Көн саен”, – диде Владимир Путин.
Илбашы сүзләренә караганда, Россия Кораллы көчләренең мөмкинлекләре арта. “Егетләребезгә килгәндә, алар үзләрен каһарманнарча тота”, – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез