Путинның 69 яшен ничек уздырачагын әйттеләр

Кремльдә Владимир Путинның 69 яшен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләделәр. Президентның эш планнары туган көнендә дә үзгәрмәячәк.

Владимир Путинга бүген 69 яшь тулды. Тик туган көнендә дә Россия Президенты эш планнарын үзгәртергә җыенмый. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Әмма Владимир Путин гаиләсе белән бәйрәм итү өчен кичен вакыт табачак.

Кремльнең матбугат сәркатибе хәзер Президентның үзизоляциядә булмавын да искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин Путин

Көн хәбәре