Путин башта – татарлар белән, аннары – америкалылар белән сөйләшәчәген әйтте.
Россия Президенты Владимир Путин туры линия вакытында Татарстаннан килгән журналист Артур Хәлиулловның БРИКС оешмасына кагылышлы сорауларына җавап бирде. Америка журналисты коллегасын бүлдермәкче иде, әмма Президент аны туктатты.
– Башта татарлар белән сөйләшәбез, шуннан соң – америкалылар белән, диде дәүләт башлыгы.
Татарстан журналисты БРИКС берләшмәсенә кагылышлы сорауларын биргәннән соң, Казанга БРИКС саммитын үткәрү мөмкинлеге бирелгән өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерде. Президент, моңа җавап йөзеннән, Казанның Европада иң яхшы шәһәрләрдән берсе булып торуын әйтте.
– Татарларга рәхмәт әйтәсем килә. Барысы да чиста, җыештырылган. Татарстанда талантлы кешеләр яши, төрле милләт кешеләре тынычлыкта-татулыкта яши, бер-берсенең традицияләрен хөрмәт итә, бер-берсенә кунакка йөрешә, – диде Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез