Кремльдә армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр озайту турында сүз булмаган. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.
" Бу тема турында сүз булмады. Әлбәттә, монда иң мөһиме – Оборона министрлыгы фикере. Тик Кремльдә бу җәһәттән бернинди фикер алышулар да булмады», - дип шәрехләгән Кремль вәкиле.
Элегрәк Федерация Советының Халыкара комитеты башлыгының беренче урынбасары, Федераль куркынычсызлык хезмәте генералы Владимир Джаббаров армиядә ике еллык хезмәтне кайтару кирәклеген әйткән иде.
Кремльдә хатын-кызларны армиягә чакыру турында да фикер алышмадылар, дип төгәлләгән сүзен Дмитрий Песков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез