Газетага язылу

Радик Габдрахманов: «Рәис һәрвакыт бизнесны үстерү, аңа ярдәм итү яклы»

“Безне беренче чиратта эшкуарлыкка булган мөнәсәбәт куандыра. Рәис һәрвакыт бизнесны үстерү, аңа ярдәм итү яклы”.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, эшмәкәр Радик Габдрахманов әнә шулай дип белдерде.

“Республикада инвесторлар өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Без моның белән бик горурланабыз. Сер түгел, Татарстан яңа технологияләр өлкәсендә дә алдынгылар рәтендә. Ясалма фәһем, цифрлаштыру барлык тармакларда кулланыла”, – диде Радик Габдрахманов “Ватаным Татарстан хәбәрчесенә. Эшмәкәр Ислам илләре белән хезмәттәшлек турындагы сүзләргә дә игътибар иткән. “Алар катнашында халыкара чаралар булып тора. Мондый очрашулар республикабызга яңадан-яңа инвесторлар алып килә. Казанда Кытай, Төркия, Иран консуллыклары эшләп килә. Бу исә безнең башка илләр белән эшли белүебез хакында сөйли”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре