Радик Габдрахманов: «Сайлау үзе бер бәйрәм кебек»

Бүген – Россия Президентын сайлауның соңгы көне. Казан архитектура-төзелеш институтында урнашкан 62 нче сайлау участогында «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларнын берсе, «Туган батыр» проекты авторы Радик Габдрахманов та тавыш бирде.

Сайлауга ул балалары – улы һәм кызы белән килгән иде.

– Без илебезне, республикабызны, щәһәребезне яратабыз. Миңа калса, сайлауда катнашу бик мөһим, чөнки безнең тавыш илнең һәм халкыбызның киләчәгенә йогынты ясый. Безнең ил үсешенә йогынты ясый торган теге яки бу кандидатны сайлап алу мөмкинлеге булу бик яхшы, – диде Радик Габдрахманов.

Аның фикеренчә, сайлауда гаилә белән катнашу мөһим.

– Бигрәк тә, Гаилә елында. Балаларыбыз күрсен, үзләренә якын булган программа яки сәясәтне сайларга өйрәнсен, – ди ул. – Безнең илдә сайлау югары дәрәҗәдә оештырылган дип саныйм. Участокка кергәндә, ачык йөз белән каршы алалар. Бүген кич белән зур концерт көтелә. Гомумән, сайлау – ул үзе бер бәйрәм кебек!

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре