Газетага язылу

Радик Сәлахов Күчмә халыклар уеннарында алтын медаль яулады

Татарстан спортчысы Радик Сәлахов 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында көрәш буенча абсолют авырлык категориясендә җиңү яулады. Спортчының уңышы турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Радик Сәлахов – 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының җиңүчесе. Ул көрәшнең абсолют авырлык категориясендә иң көчлесе дип танылды», – дип язган республика Рәисе.

Хәзерге вакытта Россия җыелмасы уеннарда алты алтын медаль яулаган. Аларның бишесен Татарстан спортчылары китергән.

2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда уза. Ярышлар программасына традицион спорт төрләре һәм милли уеннар кергән.

Иртәгә Чолпон-Ата шәһәрендә уеннарның ябылу тантанасы узачак. Анда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары символларының берсе – көөкөр – Татарстанга тапшырылачак. Киләсе уеннар 2028 елда Татарстанда узарга тиеш. Тантанада Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре