Газетага язылу

Радмир Беляев: «60 ел эчендә Түбән Кама нефть химиясе гигантына әверелде»

Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр халкын 60 еллык юбилей белән котлады. Ул шәһәрнең төп байлыгы һәрвакыт кешеләр һәм аларның хезмәте булуын билгеләп үтте.

«Каманың ярында, буш кырда нибары 60 ел эчендә нефть химиясе гиганты, илебезнең һәм республикабызның иң матур шәһәрләренең берсе төзелде. Боларның барысы да халкыбызның хезмәте белән башкарылды», – диде мэр.

Радмир Беляев Түбән Каманы төзүгә беренчеләрдән булып керешкән ветераннарга һәм шәһәр үсешенә үз өлешен керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына Түбән Камага күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Шәһәр башлыгы икътисадны үстерүдә һәм шәһәрне төзекләндерүдә аны барлыкка китергән предприятиеләрнең ролен дә билгеләп үтте.

Беляев СИБУР компаниясенә һәм «Түбәнкаманефтехим» коллективына, «Татнефть»кә, «ТАНЕКО» һәм шин комплексы хезмәткәрләренә, шулай ук «ТАИФ-НК»ка шәһәргә ярдәмнәре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Шәһәрнең 60 еллыгына багышланган чарада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр дә телгә алынды. Юбилей көнендә Түбән Камада һәлак булган якташлар истәлегенә мемориаль комплекс ачылды.

«Геройларыбызның истәлеге мәңгелек булсын. Җиңү һичшиксез киләчәк! Егетләр, тыныч күк йөзе өчен сезгә зур рәхмәт, баш иябез», – диде Радмир Беляев.

2026 ел Түбән Камада Беренче төзүчеләр елы дип игълан ителгән. Бу ел шәһәрнең беренче халкына һәм аны төзүдә катнашкан ветераннарга багышлана.

Мэр билгеләп үткәнчә, Түбән Кама юбилеен катлаулы чорда каршы ала. Шул ук вакытта ул шәһәрнең бердәмлеге алга таба үсәргә мөмкинлек бирә дип саный.

«Көч – бердәмлектә, без – бер зур гаилә. Барлык авырлыкларны да бергә җиңеп чыгачакбыз һәм Түбән Каманың һәрвакыт алга баруын дәвам иттерәчәкбез. Чөнки бергә без – көч!» – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре