Радмир Беляев Түбән Кама районы җитәкчесе итеп билгеләнде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Радмир Беляевны Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләү турында тәкъдим керткән. Совет утырышында шул хакта мәгълүм булган.
“Районда яшәүчеләрга, депутатларга таныш ул. Берничә ел дәвамындагы хезмәт эшчәнлеге Түбән Кама районына бәйле: 2016 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, беренче урынбасары вазыйфаларын биләде”, – дип басым ясап әйткән Алексей Песошин.
Беляев 2021 елдан Менделеевск районына җитәкчелек иткән. Шушы вакыт эчендә, җитәкче буларак, үзенең эшлекле сыйфатларын күрсәткән, коллектив белән идарә итү тәҗрибәсе туплаган.
“Радмир Илдар улы Татарстан Рәисе кушуы буенча 2024 елда Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә федераль кадрлар резервы программасы буенча әзерлек узды”, – дип билгеләп үткән Премьер-министр.
Исегезгә төшерәбез: Радмир Беляев башта Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде, инде менә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы булды. Ул бу вазыйфаны җирле советка депутат итеп сайланганчы билиячәк. Шуннан соң гына район хакимияте вазыйфасына дәгъва кыла алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре