«Бу бүлмәләрнең куркыныч янаган очракта ачык булуы һәм тиешле хәлдә тотылуы мөһим. Шуңа күрә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алу хезмәте базасында кайнар линия ачарга кушылды», – дип хәбәр итте Түбән Кама мэры үзенең «МАКС» мессенджерындагы каналында.
Әгәр дә куркыныч янаган вакытта подвал бикле булса, әзерләнмәгән булса, тиешле хәлдә түгел икән яки башка сораулар туса, Түбән Кама районы халкы кайнар линия телефоннарына шалтырата ала: 8 (8555) 35-10-72 һәм 8 (8555) 35-10-00.
Беляев сүзләренчә, әлегә 221 күпфатирлы йортта сыену урыннары җиһазландырылган. «Без аларның хәлен даими тикшереп торачакбыз һәм бердәм стандартка китерәчәкбез», – дип ышандырды ул.
28 сыену урынына керүне тәэмин итүче автоматик системалар инде 22 йортта урнаштырылган. 16 октябрьгә кадәр тагын 87 объектны шундый системалар белән җиһазлау планлаштырыла.
Район башлыгы өстәгәнчә, параллель рәвештә аерым торучы тимер-бетон сыену урыннарын урнаштыру эше дә башлана. Хәзерге вакытта төрле җитештерүчеләрдән дүрт тәкъдим карала, дип ачыклык кертте ул.
Беренче шундый сыену урынын Түбән Каманың «Семья» паркында пилот проекты буларак урнаштыру планлаштырыла. «Бу безнең беренче практик тәҗрибәбез булачак: аның ничек эшләвен, куллану өчен никадәр уңайлы булуын караячакбыз һәм, әлеге тәҗрибәне исәпкә алып, алга таба карарлар кабул итәчәкбез», – дип аңлатты Беляев.
Түбән Кама районы башлыгы каршында төзелгән Иминлек советы тиешле мәсьәләләрнең бөтен комплексы белән шөгыльләнәчәк: гражданнар оборонасы, һава һөҗүме куркынычы янаганда халыкны яклау, сыену урыннары һәм аларга керү мөмкинлеге, хәбәрдар итү, объектларның әзерлеге, предприятиеләр һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлек.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез