Рәфинә Ганиуллина: “Элвин Грей татар эстрадасына ыргылып керде дә анда революция ясады”

Популяр татар җырчысы Рәфинә Ганиуллина “Интертат” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә хәзерге вакытта татар эстрадасының бик нык үсүе турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, үзгәрешләрнең төп сәбәбе Элвин Грейга бәйле. Ул үзенең алымнары, стиле белән татар эстрадасын төрлеләндереп җибәргән.

– Нәкъ менә Элвин Грей мәскәүчә бик шәп аранжировкалары, чит ил җырчыларыныкы кебек үзенчәлекле тавыш тембры һәм стиле белән татар эстрадасында революция ясады. Беренчеләрдән булып, яшьләр игътибарын үзенә юнәлтте. Миңа калса, ул пәйда булуга, татар эстрадасы артистлары бераз югалып калды. Һәрхәлдә шулай сизелде. Бу исә безгә заман белән бергә атлыйбызмы, әллә юкмы, дигән сорауга җавап табарга мәҗбүр итте. Шуннан соң татар эстрадасы нык үзгәрде, дип саныйм”, – дип сөйләп үткән Рәфинә Ганиуллина.
Әмма, аның әйтүенчә, 15 еллап элегрәк иҗат ителгән җырлар бүгенгеләренекенә караганда матуррак.

– Узганнарны сагыну гына түгел бу. Алар ниндидер бер аерым күңел халәтендә язылган кебек. Бүгенге җырларның аранжировкасы бик сыйфатлы, ләкин эчтәлек, тирәнлек җитми. Бу җырлар 15-20 елдан соң да онытылмасмы? Көе дә, җыры да бер-берсенә туры килеп торган җырлар сирәк очрый. Элегрәк теләсә кайсы җырны рәхәтләнеп тыңларга да, җырларга да була иде”, – дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре