2025 елдагы холдинг эше турындагы хисап белән генераль директор Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Акционерлар еллык хисапны, 2025 ел өчен холдингның еллык бухгалтерлык хисап-күрсәтмәләрен расладылар, шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы әгъзаларын сайладылар.
Аннары «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы әгъзаларының утырышы узды.
Холдинг Директорлар советы рәисе итеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңадан сайланды.
Рөстәм Миңнеханов холдингның генераль директоры вазифасына Рафинат Яруллин кандидатурасын яңадан расларга тәкъдим итте.
Шулай ук, ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең 2026 ел өчен еллык бухгалтерлык хисап-күрсәтмәләрен аудитлауны үткәрү өчен аудиторлык оешмасы билгеләнде.
Еллык гомуми җыелышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез