Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе, традицияләр кыйммәтләренә кайту юлы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин "ТНВ" каналында узучы телемарафонда шулай диде.
– Бу сайлау үзенчәлекле. Ни өчен дигәндә, илдә дә вазгыять гади түгел. Дөньяда да бик җитди процесслар бара. Без бер полярлы дөнья кысасыннан күп полярлыкка чыгабыз. Шуңа күрә Россия анда үзенең лаеклы урынын алырга тиеш. Әлеге сайлаудан күп нәрсә тора. Шуңа күрә илнең Президентына яңа өметләр баглыйбыз, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин. – Татарстан сайлауларда гадәттәгечә активлык күрсәтә. Татарстан – илдә төп төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә республикага икътисадый яктан лидерлыкны гына түгел, граждандык позициясен дә күрсәтү мөһим.
Бу юлы Президент сайлау Рамазан аена туры килде. Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге ай – безнең өчен рухи чистарыну ае. Әлбәттә, ул шактый катлаулы. Әмма ул безне нинди дә булса, вазыйфалар үтүдән азат итми. Без граждандык позициясен күрсәтергә тиешбез.
– Сайлауга әзерләнгәндә студентларыма, бәлкем, тормышта акча җитмәү яки башка вак проблемаларыгыз бардыр, дим. Аларга яхшы мисалларны аңлатам. Бүген илдә 8 мең мәчет бар. Кызлар урамда мөселман киеменнән тыныч кына йөри ала. Мөселманнарга барлык мөмкинлекләр бар. Сайлауга барганчы, без ничек яшәвебезгә игътибар итәргә тиеш, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
РИУ ректоры әйтүенчә, Гаилә елы – бик мөһим. Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе, традицион кыйммәтләргә кайту юлы. Ни өчен дигәндә, бүген мондый кыйммәтләр югала бара. Бары гаилә генә безне берләштереп, традицион кыйммәтләргә кайтара ала.
– Безнең гаилә зур түгел. Хатыным, ике балам. Иң кызганычы – оныгыбызның берәү генә булуы. Мин әле ул тагын да зураер, оныклар ишәер дип хыялланам. Гаиләне табын артына җыярга яртам. Бәрәңге белән белән ит, аш әзерлим. Без телевизор, гаджетлардан киттек. Изге Рамазан ае ифтарларга йөрергә менә дигән мөмкинлек, – ди Рәфыйк әфәнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез