Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Сайлау - ул ышаныч белдерү»

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны дәвам итә. «Туры эфир»да Россия Ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты.

Ул сайлауга кагылышлы социологик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Алар нигезендә, Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирү хокукына ия булучы Татарстан халкының 65-70 проценты катнашачак. «Сайлау - ул, беренче чиратта, ышаныч белдерү. Халыкның хакимият органнарына, республика принципларына, дәүләт җитәкчелегенә ышанычы. Бу җәһәттән бүген Татарстан - Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Хәзерге көндә республикада социаль-икътисади мәсьәләләр дә хәл ителә, Казанны бүген яхшы беләләр. Шуңа да бездә ышаныр өчен алшартлар да җитәрлек», - диде Мөхәммәтшин.

Ул сайлауда гаилә белән катнашуның билгеле бер тәрбия формасы булуын ассызыклады. «Балалар сайлауда катнашуның әти-әниләре өчен зур җаваплылык икәнен аңларга тиеш», - ди сәяси фәннәр докторы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре