Татар көрәше дөньясындагы иң көчле батырларның берсе Раил Нургалиев туган көнен билгеләп уза. Бүген аңа 36 яшь тулды. “Әнием, хатыным, ике балам, якыннарым исән-сау. Кыскасы дөньям түгәрәк, Аллаһка шөкер”, – диде ул котлауларга җавап итеп.
Раил Нургалиев Сабантуйларга әзерләнеп йөри. “Имгәнмичә, матур итеп көрәшәсе иде!”, – ди ул. Туып-үскән районындагы төп бәйрәмдә, Ульянда узасы Федераль Сабантуйда бил алышырга җыена. Бөтенроссия авыл Сабантуена да барып җитмәкче. Анысы, билгеле булганча, 1-2 июльдә Мордовиядә уза. Әлбәттә башка авыл районнарга да бармый калмас Раил батыр. Көрәш сөючеләр үз иткән, көндәшләрен хафага салган егет ул. Үзе әйтүенчә, Сабантуйларда 33 машина откан. Тәкәләр санын исә хәтерләми. Кечкенә генә бер авыл көтүе кадәр җыелыр иде. Әмма шашлык яратучы дуслар да аз түгел.
https://vatantat.ru/2021/07/58059/
Теләче егете зур ярышларда тагын 2-3 ел чыгыш ясарга җыена әле. “Авырлыгым 110 кило. Миннән 15-20 килога авыррак егетләр белән бил алышуы җиңел түгел. Шуңа күрә тагын да ныклап шөгыльләнәсем килә. Юк, туктамыйм, җиңүләр алда әле”, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез