Казанның Совет районы суды Түбән Кама район үзәк хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевне кулга алган. Ул вәкаләтләрен арттыруда гаепләнелә. Суд баш табибка карата 2 айга өй аресты рәвешендә чикләү чарасын сайлаган.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, район үзәк хастаханәсе баш табибының чама белән 9 миллион сумлык медицина җиһазлары җибәрүгә дәүләт контрактлары белән махинацияләр ясавы ачыкланган. Тикшерүче Сәламәтлек саклау министрлыгының кайбер хезмәткәрләренең дә әлеге җинаятьтә катнашырга мөмкин булуына игътибарын юнәткән.
Руслан Вәлиев үз гаебен өлешчә таныган.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә вәкаләтләрне арттыру турында эш буенча дәвалау учреждениесенең баш табибы Руслан Галиев һәм аффилирлы оешманың бер хуҗасы тоткарлану, дүшәмбе көнне аларның Казанга озатылуы турында хәбәр ителде.
Моннан тыш, “Татар-информ” мәгълүматларына караганда, тикшерүчеләрнең Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп бер белгеченә сораулары туган. Тикшерү алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез