Районнан иң яшь хәрби «Аерым хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән

Буа районыннан мобилизацияләнгән иң яшь хәрби хезмәткәр – Боерган авылында яшәүче 22 яшьлек егет “Аерым хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән, дип яза “Татар-информ”.

Хәрби алгы сызыкта “Волк” позывноен алган. “Ватан кушты – мин киттем. Әти-әниемне, туганнарымны, үз авылымны, Буаны, Татарстанны, Россияне”, – дигән сержант агентлык хәбәрчесенә.

Аны мобилизациянең беренче көннәрендә үк хәрби комиссариатка чакырганнар. Кемнеңдер ышыгына сыенып, китмичә калу уе армиядән кайткан егетнең башына да кереп карамаган.

“Хәрби булып китү өчен язмыш бүләгедер, бәлки, бу, дип уйлап куйдым әле хәтта. Шулай килеп чыкты да: хәзер мин хәрби хезмәткәр – Ватанны саклыйм”, – дип билгеләп үткән “Волк”.

Әти-әнисенә махсус хәрби операция зонасына китәргә бер көн кала гына кайда юл тотасын әйткән. “Әти-әни, кирәк булгач, нишлисең, дип, хәбәремне тыныч кына кабул итте, энеләрем бераз суган суы сыгып алды”. – дигән хәрби хезмәткәр.

Хәзерге вакытта ул туып үскән авылында ял итә: әнисе пешергән бәлешләр белән сыйлана, хуҗалыкта ярдәм итә. Карап торырга тыйнак кына булса да, батыр йөрәкле “Волк” фронтта калган иптәшләрен сагына да башлаган инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре