Рәис белән янәшә. Хәлиткеч уеннар алдыннан Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга уңыш теләде

«Ак барс» хоккейчылары былтыргы хатаны кабатламаска тырышачак. Казанлылар Гагарин Кубогы өчен көрәшне бу юлы да «Автомобилист» белән башлый. Тәүге очрашулар 26 һәм 28 мартка билгеләнгән. Екатеринбургка чыгып китәр алдыннан, егетләр Татарстан Рәисенең хәер-фатихасын алды. Рөстәм Миңнеханов алардан ни өмет иткәнен һәм хоккей очрашуларына ник йөрмәгәнен әйтте.

«Ак барс»ка плэй-оффта икенче ел рәттән «Автомобилист» туры килә. Дөрес, узган ел көндәшләр Казанда уйный башлаган иде. Бу юлы Екатеринбургта тотыналар. Чөнки Әнвәр Гатиятуллин егетләре Көнчыгыш конференциясендә иң көчле дүрт команда арасына керә алмады. Хәтерләсәгез, былтыргы серия «Автомобилист» файдасына төгәлләнде һәм «Ак барс» иң беренчеләрдән булып Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды: безнекеләр нибары бер уенда җиңә алды. Әлбәттә инде, республиканың төп командасыннан быел башка нәтиҗә көтәләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шул хакта сөйләштеләр.

Билгеле булганча, республика башлыгы «Ак барс» хоккейчылары белән елга ике мәртәбә очраша: сезонга кергәндә һәм Гагарин Кубогы өчен көрәш, ягъни плэй-офф башланыр алдыннан.

– Сезон гади булмаса да, бурычны үтәдек. Хәзер барысы да яңабаштан башлана, – диде Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш конференциясендәге уеннарны бишенче урында төгәлләгән хоккейчыларга. – Һәркем үзен күрсәтергә тели, монысы – гадәти күренеш. Безгә лаеклы көндәш туры килде. Анда да сезнең кебек егетләр уйный, аларның да шундый ук җанатарлары бар. Ә сез шуны аңларга тиеш: бөтен республика, без барыбыз да сезнең белән янәшә. Сез җиңгән вакытта да, җиңелгән көннәрдә дә.

Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» хоккейчыларына сәламәт булып, имгәнмичә уйнауларын теләде. Хоккей уенының ни икәнен яхшы белгән Татарстан Рәисе егетләрдән матур уен өмет иткәннәрен әйтте.

– Зур өметләр баглыйбыз. Әйе, җиңел булмаячак, ләкин ахыргача көрәшәчәкбез! – диде ул. – Ахырга кадәр көрәшергә кирәк. Уен соңгы секундка кадәр булырга тиеш. Безнең команда көчле, теләсә кайсы көндәшкә каршы уйный ала. Моңа шигебез юк. Ураза аенда башлыйбыз. Аллаһы Тәгалә көч һәм уңыш бирсен!

Рөстәм Миңнеханов уенчыларга «Ак барс»ның нинди команда булганын тагын бер кат искәртте: алар өчен Татарстанда гына түгел, читтә дә җан аталар. Ә аннары ни өчен үзенең хоккей матчларына йөрмәгәнен әйтте: уңышны куркытырмын дип борчыла икән. «Тамашачылар арасында булмасам да, сезнең өчен җан атмый дип уйлый күрмәгез», – диде ул һәм очрашуларны күзәтеп барганын әйтте. Кайчак хәтта телевизорны да сүндереп куярга туры килә икән.

Очрашуда «Ак барc»ның президенты, «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов, Казан мэры Илсур Метшин да командадан ни өмет иткәннәрен әйтте. Баш тренер Әнвәр Гатиятуллин һәм капитан Дмитрий Яшкин ул өметләрне аклар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә сүз бирделәр. Элеккеге остаз, Казан командасы белән өч мәртәбә Гагарин Кубогын яулаган Зиннәтулла Билалетдинов исә җиңү ысулын искә төшерде. «Сугышырга, көрәшергә туры киләчәк. Шунсыз булмый. Сездә рух бар. Уңыш та бар, ә аны сакларга кирәк. Барысы да сезнең кулда», – диде ул. Белми әйтмәс.

«Ак барс» белән «Автомобилист» арасындагы беренче ике очрашуның 26 һәм 28 мартта Екатеринбургта узачагын әйттек инде. Казандагы очрашулар 30 мартка һәм 1 апрельгә билгеләнгән. Калганын күз күрер.

Плэй-оффта кем кемгә каршы уйный?

«Локомотив» – «Торпедо»

«Динамо» – СКА

«Спартак» – «Северсталь»

«Динамо» Мн – ЦСКА

«Трактор» – «Адмирал»

«Салават Юлаев» – «Сибирь»

«Металлург» – «Авангард»

«Автомобилист» – «Ак барс»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов rais.tatarstan.ru

Көн хәбәре