«Рәис» киңәш итә. Блогерлар Миңнеханов тавышы белән сөйләшкән акыллы колонканы сыный

Татарстан блогерлары «Рәис» дип аталган акыллы колонканы сыный. Исеменнән аңлашыла инде: ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тавышы белән сөйләшә. Алай гына да түгел, республика лидерының канатлы гыйбарәләрен дә куллана.

Кайбер мәгълүматларга ышансаң, әлеге замана гаджеты Иннополиста эшләнгән. Акыллы ярдәмче «Тяп-ляп не делайте», «Значит, файдасы бар», «Татарин – не только тот, кто говорит по-татарски» кебек кызыклы һәм халык арасында киң таралган гыйбарәләр белән дә сөйләшә.

Әйтик, блогер Алинә Гыймалтдиновага «Рәис»: «Работать надо, а не наряжаться!» – дигән киңәш бирә. Баксаң, ул «Рәис»тән: «Нәрсә кияргә икән?» дип сораган. Динара Вургафт исә тиң ярны кайдан табарга икән дип сораша, Ә Рәис аңа җаваплы кеше кирәк булса, Министрлар Кабинеты тирәсендә йөрергә, акчалыны эзләсә, Әлмәткә барырга киңәш итә. Иң өметләләр исә Аграр университетта белем ала. Рөстәм Миңнехановның кайда укыганын барыбыз да хәтерли, әлбәттә.

Мондый акыллы ярдәмче сорауларга җавап биреп кенә калмый, карьера һәм үз-үзеңне үстерү буенча киңәшләр дә бирә. "Рәис" республиканың мөһим вакыйгаларын да белә, алар турында да искә төшерә һәм авыр минутларда зирәк сүзләр белән ярдәм итәргә сәләтле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре