Искә төшерик: алдагы атнада гына Трампның Нетаньяхуны авызлыклап төбәктә тынычлык сакларга тырышуы турында сөйләгәндә без: «Хәзерге вазгыятьтә Ливанда тынычлык игълан ителде. «Ватаным» хәбәрчесе төбәктә тынычлык озак бармас дип фаразлый», – дип яздык. Тынычлык дигәннәре бер атнага да сузылмады. Тәһранда Израильнең Бәйрутны утка тотуын кызыл сызык дип игълан иткәннәр иде. Нетаньяху кабинеты андый кисәтүләрне санга сукмады. Сиончыларга сугышның дәвам итүе кирәк һәм алар төбәкне зур конфликт мәйданына әйләндерүдән туктамаячак. Ливанны утка тотуны һәм яулап алу сугышын алар бер көнгә дә паузага куймадылар. Бәйрутның көньяк читен янә утка тотканнан соң, Иран вәгъдәсен тормышка ашырырга булды. Төнлә 4 залп белән егермедән артык ракета Израиль тарафына очты. Сиончыларның мәгълүмат кыры, барлык ракеталар да бәреп төшерелде, дип шапырынса да, Кфар-Иехошуадагы тимер юл станциясенә ракета төшеп шартлады. Рамат Давид авиабазасына да туры тидерделәр. Төньякта урманнарга ут капты.
Беренче ракета залплары төгәлләнүгә, Трамп Иранга: «Шушы җитте, сөйләшүләр өстәле янына утырыгыз», – дип мөрәҗәгать итте. «Мин хәзер Нетаньяхуга шалтыратам һәм Иранга җавап һөҗүме ясамаска кушам», – диде. Ләкин Трампның сиончыларны авызлыкларлык йогынтысы юк. Телефон әңгәмәсеннән соң ул: «Израиль җавап уты ачса, без ул эшкә катнашмыйбыз», – дип кенә әйтә алды. Тель-Авивта исә Израильнең милли иминлек министры канэчкеч Бен-Гвир: «Бүген төнлә Тәһран янарга тиеш», – дип нәгърәләр орды. Иран башкаласында һәм башка шәһәрләрдә, чынлап та, Израиль ракеталары шартлады. Иран аларга яңа һөҗүмнәр белән җавап бирде. Бу юллар язылганда да үзара ут алышу дәвам итә.
Трампның позициясе кызыклы. Ул Иранны юк итәм дип кычкырмый инде. Киресенчә, якларны сугышны туктатырга өнди. «Нетаньяху берни дә хәл итми, мин хәл итәм», – дип үз-үзен юата.
Европада һәм АКШта кризисның куәтле адымнары сизелә чөнки. Океан артында оппонентлары хәлнең начараюында Трампны гаепли. Үткән җомгада фонд базары көчле җимерелү кичерде. Бензинга, азык-төлеккә, авиабилетларга бәяләр кискен күтәрелә. Американнар үзләре икътисадка салынган зыян 41,5 миллиард долларга җитте дип саный. Трамп хатасын аңлады, терсәген тешләргә тели, әмма бу мөмкин түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез