Газетага язылу

Рамазан аенда Казанда бушлай автобус йөриячәк

Изге Рамазан аенда Казанда хәйрия автобусы йөриячәк. Анда утырып бару бушлай булачак. ”Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов шул хакта белдергән.

“Барыннан да элек 30нчы маршрут сайлап алынырга мөмкин”. – дигән ул. Быел Рамазан ае 18 февральдә кояш батканнан соң башланып, беренче көне 19 февральгә туры киләчәк. Ураза 29 көн дәвам итеп, 19 мартта төгәлләнәчәк. 20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Республикада бу көнне ял итәчәкләр.

Дин тотучылар Ураза вакытында тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып торалар, өстәмә намазлар укыйлар, күбрәк вакытларын изге эшләргә багышларга тырышалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре