Газетага язылу

Рамазан аенда Татарстанда нинди чаралар булачак?

Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. 18 февраль көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак.

Рамазан аенда Татарстанда нинди чаралар булачак?

Уразаның беренче көне – 19 февраль. Гает исә 20 мартка туры килә. Татарстан Диния нәзарәтендә рамазан аенда булачак чаралар турында сөйләделәр.

– Ай дәвамында Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән тәравих намазлары укылачак. Тәравих намазын уку мөселманнар өчен сөннәт һәм олы әҗер-савапларга ирешүгә сәбәп булып тора, – дип искәртте Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

Шулай ук елдагыча ифтарлар үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Казанда гына да 49 мәчеттә авыз ачу оештырырга җыеналар. Республика халкы ифтарлар үткәреләчәк мәчетләр исемлеге белән Татарстан Диния нәзарәте сайтына кереп таныша ала. Ифтарларга килүчеләргә алдан язылырга тәкъдим ителә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре хакында сөйләде.

– Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән, фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлеге булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде, – диде казый.

Булат хәзрәт Мөбарәков әйтүенчә, ураза тотарга сәламәтлеге һәм фидия түләргә акчасы булмаганнарга борчылырга кирәк түгел. Бу сумма түли алганнар өчен билгеләнелә. Түли алмаучылар сабыр итеп тора һәм Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенә.

Рамазан аеның изге гамәлләр ае икәнен дә онытырга ярамый. Бу уңайдан Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов фондның эшчәнлеге һәм мохтаҗларга ярдәм итү ысуллары турында сөйләде.

– «Зәкят» фонды, зәкят белән сәдака җыюдан тыш, рамазан аенда һәр елдагыча фидия һәм фитыр сәдакаларын кабул итә. Тиененә кадәр мохтаҗларга ирештереп, таратып бетерәбез. Узган рамазан аенда 49 балага 3 млн 604 мең сумлык ярдәм күрсәттек. Барлыгы 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтергә ниятләгән идек. Нәтиҗәдә 11 млн сум акча җыя алдык. Шуңа күрә быел да без кимендә 10 млн сум акчалата ярдәм күрсәтербез дип ышанып калабыз, – диде Булат Мәрданов.

Аның сүзләренә караганда, алар авыр хәлдә калган мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек белән булышу эшен дә алып бара. Узган ел 600 гаиләгә 5 тоннадан артык ризык таратуга ирешкәннәр. Быел исә кимендә 500 гаиләгә 5 тонна ризык тапшырырга җыеналар. 

«Безнең өченче юнәлеш – хәйрия чаралары. Быел да авыз ачу, ифтар мәҗлесләре үткәрергә, Казандагы 30 нчы автобус маршрутында бушлай рейс оештырырга җыенабыз», – диде ул.

Татарстан Диния нәзарәте үз чиратында, быел да рамазан ае уңаеннан биналарның тышкы бизәлеше буенча  «Нурлы рамазан» республика бәйгесен үткәрә. 

Төп бүләк – хаҗга юллама. 

Республика ифтары исә быел 13 мартка билгеләнгән. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә авыз ачарга 10 мең кеше килер, дип көтелә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре