
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча административ комиссияләр 136 мең материалны тикшергән. Каралган эшләрнең төп өлеше гадәттәгечә төзекләндерү һәм муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозу, транспорт чараларын яшел зоналарда калдыру һәм законсыз сәүдәгә бәйле.
Ат чабышлары, көрәш, милли уеннар, җырлар-биюләр, 70 меңгә якын кунак. Омск шәһәрендә узган XXVI федераль Сабан туе быел тарихка масштаблы чара буларак кереп калачак.
Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмгә Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Аларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Сораштыру
Казанда юл транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән 66 урында төзекләндерү эшләренең 96 проценты башкарылган. 2025 елда бу участокларда 240тан артык юл һәлакәте булган. Биш участокта – Габишев, Тынычлык урамнарында һәм Мамадыш трактында эшләр урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында үтәләчәк.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат. Аңа 58 яшь булган. Бу хакта палатаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пермь өлкәсенең Октябрь округында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
19 июльдә Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узды.
Кәеф, тормышка караш, куркулар, ышанулар, яшерен теләкләр... Бик беләсегез килсә, киемгә карап кына да менә боларның барысын да чамалап була икән. Кешенең кием киштәләре аның турында шактый мәгълүмат саклый, кыскасы. Ә иң күзгә ташланганы исә – киемнең төсе. Һәр төснең нәрсә аңлатканы белән танышыйк.
Июль ае – Иделдә якыннарын югалтканнар өчен иң авыр вакыт. Моннан 15 ел элек «Булгария» теплоходы батып, 122 кешенең гомере өзелде. Ул чакта газетабызда әлеге вакыйга читләтеп узмаган гаиләләр турында шактый язган идек. Без әле дә аларның хәлләрен белешәбез, ятим калган сабыйларның тормышларын күзәтеп барабыз.
Фикер өстәү
Фикерегез