Рамил Муллин Түбән Кама районы хакимияте башлыгы вазыйфасыннан киткән

Түбән Кама районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин муниципалитетка 3 ел җитәкчелек иткәннән соң вазыйфасыннан вакытыннан алда азат ителгән. Районның чираттан тыш сессиясендә совет депутатлары аның отставкага китүе өчен тавыш биргән. Утырышта Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин катнашкан.

“Хөрмәтле депутатлар! Миңа Татарстан Рәисе ярдәмчесе сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерү тәкъдим ителде. Шул сәбәпле мин шәһәр-район советларына Түбән Кама районы хакимияте башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры вазыйфаларыннан вакытыннан алда туктату турында гаризалар керттем. Шулай ук Роман Булатовтан район советына Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасындагы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза керде”, – дип белдергән Рамил Муллин үзенең чыгышында.
Муллин 2021 елның ноябрендә, элекке хакимият башлыгы Айдар Метшин Дума депутаты итеп сайлангач, Түбән Кама районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән. Аның әлеге вазыйфадагы 3 еллык эшчәнлеге җиңел генә булмаган.

Юллар һәм җәмәгать транспорты, экологиягә бәйле проблемалар, мигрантларга бәйле хәлләр шәһәрдә яшәүчеләрдә зур киеренкелек һәм ризасызлык тудырган, ә торак-коммуналь хуҗалык челтәрләре Татарстанда гомумфикер алышу темасына әйләнгән. Узган кышта 700 авария теркәлгән, кешеләр кайнар сусыз калган, кайбер йортларда температура 15 градустан артмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре