Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әлеге дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш республика министрлыклары һәм ведомстволарын, муниципалитетларны, әйдәп баручы компанияләрне, университетларны, мәктәпләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм һөнәри бергәлекләрне җәлеп итеп системалы нигездә алып барыла. Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып Казан талантлар университеты тора.
Балаларның һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын ачыклау этаплары турында сөйләгәндә, Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле конкурслар һәм олимпиадалар аша талантларны ачыклау буенча киң күләмле эш алып барыла, шулай ук укуның дистанцион форматы актив үсә. «Гомумән алганда, 2020 елдан башлап республиканың барлык районнарыннан 113 меңнән артык укучы колачланды», – дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Рамил Хәйруллин әйтүенчә, талантлы яшьләр белән эшләүнең төп этабы аларга һәрьяклап ярдәм итү. Һәр талантлы бала өчен индивидуаль үсешнең үз планы төзелә. Республикада 2015 елдан башлап конкурсларда һәм олимпиадаларда югары уңышларга ирешкән талантлы балалар турында электрон мәгълүмат базасы булдырылган. 2024 ел ахырына базада 25 меңнән артык сәләтле бала исәпләнә, шуларның 6,5 меңе төрле дәүләт ярдәм чаралары ала.
«Дәүләт программасы кысаларында талантлы балаларны һәм яшьләрне беркетү төрле, шул исәптән озакка сузылган, булачак һөнәрләре серләренә төшендерү стратегияләрен күздә тота, – дип белдерде Рамил Хәйруллин. – Бу этапта Талантлар университетының төп бурычы – яшь кешегә Татарстанда аның потенциалын тормышка ашыруның күп төрле мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү һәм аның индивидуаль планын конкрет компанияләргә «нигезләү».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез