Рәмис Мөҗипов, Татарстан мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары:
– Юк, бу дөрес мәгълүмат түгел. Тарих фәне педагогик белгечлекләрнең барлык юнәлеше буенча берничек тә мәҗбүри имтиханга әйләнә алмый. Дөрес, мәктәпләрдә тарих дәресе сәгатьләре арттырылды. Хәтта 9 нчы сыйныфта Бердәм дәүләт имтиханнары исемлегенә тарих фәнен кертү мәсьәләсе дә каралды. Тик әлегә карар кабул ителмәде. Сөйләшүләр, тикшерүләр алып барыла. Җәмәгатьчелек фикере өйрәнелә. Быел югары уку йортларына кергәндә 21 юнәлеш буенча тарих фәненнән имтихан нәтиҗәләре сорала. Аларның исемлеге белән югары уку йортлары сайтларында танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез