Казанның 60 нчы номерлы мәктәбендә белем алучы, ватанпәрвәрлек турында җырлар иҗат итүче Ранель Сафин әйтүенчә, ватанпәрвәрлек – ул туган илгә мәхәббәт, аның өчен гомереңне дә бирергә әзер булу билгесе. Бу хакта хәрбиләргә җырлар иҗат итүче һәм аларны башкаручы егет «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.
Ранельның бабасы Тәбрис Зиннәтуллин оныгын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында да сөйләде. «Без – ватанпәрвәрләр, чөнки гаиләбездә безнең өчен үрнәк шәхесләр – яу кырында һәлак булган бабаларыбыз бар», – диде ул. Ранельның хәрби госпитальдә хәрбиләр өчен җырлавын да сөйләде Тәбрис Зиннәтуллин.
Билгеле булганча, бүген «ТНВ» каналында «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтеләчәк.
 Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк. Моннан тыш, Татарстан халкы волонтерлар белән интервьюлар да тыңлаячак, алар телемарафонга фронт песиләре белән киләчәк һәм аларны кайда әзерләүләре, аларның нинди хәрби бурычлар үтәүләре турында сөйләячәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез