БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә авыр үлчәүдә җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде.
«Шөкер, монысын да булдырдык. Дөнья чемпионатын отканым булды, ләкин бу җиңү – яңа төрлерәк. Әзерлек тә башкачарак иде. Финалга чыккач кына өстемдә нинди зур җаваплылык булуын аңыштым. Җиңәргә дә, хата да ясамаска кирәк. Ахыры хәерле булды. Россия гимнын тыңлаганда, күңел дәртләнде, рәхәт булды. Искиткеч хисләр, кыскасы. Бу ярышларда көрәшү җиңел булмаса да, Татарстан күләмендәге турнирларда күпкә авыррак, дөресен әйткәндә. Үзем татар булгач шулай тоеладырмы, әмма татар көрәшчеләре көчлерәк», – диде ул.
Ранис Гыйләҗетдинов финал алышында Иран вәкиле Шадман Азимидан өстен чыкты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез