Россия Герое Рәсим Баксиков фикеренчә, контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган ярдәм бик мөһим. "Без - Ватаныбызны, илебез - гаиләләребезне яклый", - диде ул "Җиһү армиясенә кушыл!" телемарафонда.
Россия Герое сүзләренә караганда, хәрби бурыч үтәгән арада, гаиләң якланган булуын белеп тору - бик мөһим. "Өйдә бар да тәртиптә булуы тынычлык өсти", - диде Рәсим Баксиков.
Билгеле булганча, бүген "ТНВ" каналында "Җиңү армиясенә кушыл!" дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга "Безнең Геройлар" циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтеләчәк.
 Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк. Моннан тыш, Татарстан халкы волонтерлар белән интервьюлар да тыңлаячак, алар телемарафонга фронт песиләре белән киләчәк һәм аларны кайда әзерләүләре, аларның нинди хәрби бурычлар үтәүләре турында сөйләячәк.
Татарстанда хәрби контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Моның өчен бу елның 31 июленә кадәр хәрби килешү төзергә кирәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез