Расим Баксиков: “Россия, көчле лидердан тыш, көчле армиягә дә ия булырга тиеш”

Россия, көчле лидердан тыш, көчле армиягә дә ия булырга тиеш, ә ул кешеләрсез генә була алмый. Россия Герое Рәсим Баксиков “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны барышында шулай дип белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Бик борынгы заманнардан бирле дәүләтебезнең дошманнары, көнчеләр булган. Хәзерге вакытта бөтен күмәк Көнбатыш дәүләтебезне сындыра алмавына бик нык ачулы. Сындыра алмыйлар, чөнки көчле лидерыбыз бар”, – дигән ул.
Баксиков басым ясап әйткәнчә, Ватаныбызны, аның изге чикләрен сакларга кирәк”.
“Яшь егетләр һәм кызлар Ватаныбызны кемнеңдер сакларга тиешле турында уйлансын. Без барысына да өйрәтәбез. Барысын да бирәбез. Илебезнең ышанычлы калканын булдыру өчен безгә килегез. Юкса Көнбатыш ягыннан шундый басым булганда, сакларлык әйберебез калмаска мөмкин”. – дип билгеләп үткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре