Рәсим Баксиков: «Сайлауларда катнашу – беренче чиратта шәхси җаваплылык»

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты. Россия Герое Оренбург трактында урнашкан 136 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Минем өчен сайлаулар барыннан да элек минем гражданлык бурычым булып тора. Пагонлы кешеләр тәртипкә өйрәтелгән. Сайлауларда катнашу – ул, беренче чиратта, безнең эчке җаваплылыгыбыз», – дип ассызыклады Рәсим Баксиков.

Рәсим Баксиков әйтүенчә, Ватан алдында гражданлык бурычын формалаштыру гаиләдә башлана. Ул яшьтән үк тавыш бирергә өйрәнгәнлеген сөйләде. «Шуның белән мин без үсәчәк юлны сайлыйм. Бу әле безнең республика белән идарә итүдә конституциячел хокукыбызның чагылышы да. Нәкъ менә без ­– сайлаучылар алга таба барачак юнәлешне, юлны билгели», – диде Рәсим Баксиков журналистлар белән әңгәмәдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Голосование рәис Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" Раис санкции импортозамещение сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау "контрактчыларның миңнеханов

Көн хәбәре