ТР Рәисе администрациясе һәм Рөстәм Миңнеханов фронттан кайтучыларны эшкә урнаштыру юнәлешендә зур эш алып бара. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков белдерде.
Татарстанда махсус хәрби операция катнашучылары, ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары төрле. Республикада социаль, медицина, юридик ярдәм чаралары гамәлдә.
«Рәис администрациясе һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе фронттан кайтучыларны эшкә урнаштыру юнәлешендә зур эш алып бара. Монда беренче чиратта Гүзәл Удачина җитәкләгән «Ватанны саклаучылар» фонды зур роль уйный. Татарстанның күп кенә предприятиеләре махсус операция ветераннарын эшкә алу өчен шартлар булдыра, ике аягы ампутацияләнгән кешеләрне эшкә урнаштыра. Бу алар өчен бик мөһим: беренче чиратта алар үзләрен ташланган итеп хис итмәячәк. Эш эшләп торганда кеше үзенең кирәк булуын тоя, аның башына тискәре уйлар килми. «Ишкәк ишүченең көймәсен селкетергә вакыты юк» дигән әйтем бар», – диде Рәсим Баксиков.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучылар махсус саклана. Алар турында кайгырту бурычы махсус хәрби операция катнашучыларын кайгырту нигезенә салынган, дип өстәде депутат.
«Бездә Бөек Ватан сугышы ветераннары бик күп калмады. Ил аларны онытмаска тиеш – без аларга бурычлы. Әгәр махсус хәрби операция башланмаса, XX гасырның иң зур фаҗигаләренең берсе булган сугыш кебек куркыныч афәт кабатланыр иде», - дип саный Рәсим Баксиков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез