Алгы сызыктагы хәрбиләр өчен, биш экстерриториаль участок ачып, Татарстан Рәисен сайлауда, шулай ук, төбәк һәм муниципаль сайлауларда катнашу мөмкинлеген тәэмин итү бик мөһим. Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков «Волга» клубы утырышында әнә шундый фикер белдерде.
«Хәрбиләр өчен өйдә барган вакыйгалар бик мөһим. Чөнки алар моның өчен җаваплылык тоя. Тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итүләре өчен дә шат алар. Чөнки бүгенге көндә хәрби бурыч башкаралар һәм Татарстанга кайта алмыйлар. Бу – үзенә күрә хәрбиләргә карата теләктәшлек белдерү чарасы да, чөнки хәрбиләр турында онытмыйлар. Алар тавыш бирергә дә, киеренкелектән бераз ял итеп алырга да өлгерде», – диде Рәсим Баксиков.
Билгеле булганча, быел тәүге тапкыр сайлауда экстерриториаль сайлау участоклары гамәлдә. Аларның берсе бүген Мәскәүдә ачылды. Ягъни, бу көнне эш яки башка сәбәпләр белән ил башкаласында булучылар Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогында тавыш бирә ала. Шундый ук мөмкинлек СВОдагы хәрбиләргә дә тудырылды. Өстәмә биш экстерриториаль участокның икесе – Луганск халык республикасында, икесе – Донецк халык республикасында, берсе – Херсон өлкәсендә оештырылды. Биредә алдан тавыш бирделәр. «Бу – Татарстаннан киткән хәрбиләр куркынычсыз шартларда сайлауда катнашсын өчен эшләнә. Ватаныбызны саклаучы геройларның сайлау хокукы тәэмин ителгән булырга тиеш», – диде бу уңайдан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез