Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге татар оешмалары еллык эшчәнлекләренә йомгак ясады. Илебез башкаласында аларның икенче йорты – Тулы вәкаләтле вәкиллек бинасына биш дистәдән артык оешма вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» узды.
– Хәтерлисезме, мин вазыйфама билгеләнгән беренче вакытларда безнең очрашулар тынгысыз уза иде. Хәтта кычкырыш-талаш дәрәҗәсенә кадәр барып җиткән мизгелләр булды, – дип башлады сүзен Мәскәү татарларының «башлыгы», Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашу башында. – Татарлар бит берләшеп эшләргә тиеш, бер-беребез белән ызгышып яшәүдән нәтиҗә көтелми. Шөкер, хәзер елмаешып күрешәбез, узып бара торган елга йомгак ясаганда да уртак проектларыбыз өчен шатланабыз.
2024 елда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге милләттәшләребез өчен оештырган һәр чараны санап узсак, газета битләрендә шактый урынны алып торыр иде. Мәскәү Сабан туе, Яшьләр форумы, Татарстан көннәре – сәяси күзлектән караганда мондый зур чараларның Мәскәүдә узуы татарларның сәяси яссылыкта әһәмиятле урыннарын тагын бер тапкыр ассызыклый. Киләсе 2025 елда да планга кертелгән төп чаралар исемлеге һәм вакытлары тәгаенләнгән.
12 апрельдә «Мәскәү – Татарстан күпере» Х юбилей форумы гадәттәгечә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында узачак. Сүз уңаеннан, Вәкиллек Татарстаннан килгән студентлар белән эшчәнлеккә аеруча басым ясый. Дөресрәге, читтә белем алучы татар егет-кызларын берләштерергә һәм милли проектларда катнашырга мөмкинлекләр тудыра. Хәзерге көндә Мәскәүдәге 19 югары уку йортында татар клублары һәм якташлык җәмгыятьләре эшләп килә. Шундагы берничә мең студентны Вәкиллек каршында оештырылган Яшьләр советы берләштерә.
Ел саен оештырыла торган традицион Татарстан көннәре киләсе елның 21 августында уздырылачак. Берничә көн дәвамында Мәскәү татарлары һәм, гомумән, мәскәүлеләр татар мәдәнияте һәм сәнгате белән танышачак. Мәдәни чаралар, әлбәттә, ел дәвамында даими рәвештә оештырылып килә. Язучылар, җырчылар, сәнгать әһелләре катнашындагы мондый чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур. Олпат шәхесләрнең тормыш тәҗрибәсен үзләре исән чакта күрсәтү мөһим. Кызганыч, узып бара торган ел югалтуларсыз булмады: академик, профессор Ренат Акчурин, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Хәбибулла Ганиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов кебек шәхесләребез белән хушлаштык.
Равил Әхмәтшин командасы рухи ярдәм күрсәтә торган чаралардан тыш дөньяви мәшәкатьләрне дә үз җилкәсендә күтәрә. Сүз СВОда катнашучы милләттәшләребезгә ярдәм турында бара. Үзе дә генерал дәрәҗәсен йөртүче Равил әфәнде берничә тапкыр махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайткан. Өстәвенә Мәскәүдә хәрби хезмәт үтүче Татарстан егетләрен дә үз канаты астына алган.
Тулы вәкаләтле вәкил «түгәрәк өстәл»гә җыелган халыкны очрашу ахырында Шатлыклы хәбәр әйтеп сөендерде. Мәскәүдә танылган меценат Шәмси Асадуллаев йорты тирәсендә берничә ел дәвам иткән бәхәскә, ниһаять, нокта куелачак: тарихи бина якын арада Татарстанга мирас итеп тапшырылачак. Равил Әхмәтшинның бу уңайдан әйткән сүзләре дә киләчәккә куелган максатны күздә тота:
– Асадуллаев йорты тәүлек дәвамында «яшәсен» иде. Татар милләтенең үсешенә ярдәм итә торган чаралар күп булуын телим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез