Равил Кузюров: Илкүләм “Экология” проекты ярдәме белән урманда шактый эшләр башкарылды

Урмансыз яшәп булмый. Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әнә шулай, ди. Бәйрәм уңаеннан ул республика урманчылары тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды.

– Зарланып булмый. Илкүләм “Экология” проекты ярдәме белән урманда шактый эшләр башкарылды. Агач утырту, урманнарын корткычлардан саклау, янгыннарны булдырмау өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре