«Хөрмәтле дуслар!
21 мартта дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Аның максаты – планетада яшәүчеләрнең барысына да урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында искә төшерү.
Быел Халыкара урманнар көне «Урманнар һәм икътисад» темасына багышланган. Урманнар – Россия икътисадын үстерү өчен мөһим ресурс. Алар, сәнәгать өчен чимал чыганагы булуы белән берлектә, азык ресурслары, дару үләннәре чыганагы да булып тора, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруга ярдәм итә, эш урыннары белән тәэмин итә, биологик төрлелеккә ярдәм итә һәм миллионлаган кешенең тормыш сыйфатын яхшырта.
Татарстан Республикасында урманнарны саклау һәм үрчетү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча системалы эш, инновацион технологияләр кертү һәм актив агарту эшчәнлеге безгә бу табигый байлыкны саклауда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
Шул ук вакытта илебезнең яшел мирасы турында кайгыртуда һәркемнең актив катнашуы мөһим. Табигатьне саклау акцияләрендә катнашу, урманда үз-үзеңне җаваплы тоту яки экологик агарту булсынмы ул – урманнарыбызның киләчәге өчен теләсә нинди өлеш зур әһәмияткә ия.
Бәйрәм белән! Урманнар сәламәт булсын һәм озак еллар буена үзенең яме белән безне куандырып торсын!», – диелә котлауда.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез