Равил Кузюров: Хезмәт хаклары артыр дип көтәбез

Бүген Татарстанда урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстанның авыл хуҗалыгы университетында фән белгечләре, урман хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашу бара. Без Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровтан урманчыларның проблемалары бармы дип сораштык.

– Урман утырту, янгыннан саклау буенча бернинди проблемалар да юк. Безгә дәүләттән ярдәм килеп тора. Моның өчен рәхмәттән башка сүз юк, - ди ул. – Бер проблемабыз бар– урманчыларның хезмәт хакын күтәрәсе иде. Россия Президенты Владимир Путин үзенең юлламасында бу хакта әйтте. Урманчыларның хезмәт хакын күтәрергә, диде. Без аңа бик рәхмәтлебез. Бик шатландык. Дөрестән дә, хезмәт хакы аз булу, кадрлар кытлыгына китерә. Иң зур проблемаларның берсе бу. 2018 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урманчыларның хезмәт хакларын ике тапкырга арттырган иде инде. Алга таба ул без урманчылар 60 мең сумнан да ким алмас дип торабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре