“Разноцветные капли” Гомумроссия балалар рәсем бәйгесе үткәрелә

Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән, суга карата сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышланган “Разноцветные капли” Гомумроссия балалар рәсем бәйгесен үткәрә.

Бәйгедә 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнашырга мөмкин. Анда катнашучылар рисуюводу.рф сайтында 30 сентябрьгә кадәр теркәлә.

Рәсемнәр бәйгенең рәсми сайтына цифрлаштырылган рәвештә кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен сайтта теркәлергә, бәйгедә катнашучы профилен тутырырга, бер яки берничә номинацияне сайлап, һәр номинация буенча берәр хезмәтне урнаштырырга кирәк.

Бәйгедә җиңүчеләргә IPAD + стилус яки график планшет кебек бүләкләр тапшырылачак. Сайтта үзенең иҗат җимешен урнаштырган барча кеше бәйгедә катнашучының исемле дипломына ия булачак.
Бәйге нәтиҗәләре 24 октябрьдә игълан ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре