Газетага язылу

Ректор Рәшит Низамов: «Бердәм булсак, киләчәгебез дә матур булачак!»

“Рәиснең юлламасы яңа эшләргә рухландырды”. Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов әнә шулай дип белдерде.

“Максатларны ничек дөрес куйсаң, эш тә шулай башлана. Рәисебезгә рәхмәт, кайсы юнәлешләргә игътибарны арттырырга кирәген күрсәтте. Бүген яңгыраган юлламада минем үземә туган телләрне саклау темасы аеруча якын. Үз гаиләмнән генә башлыйм әле. Дүрт оныгым бар, татарча гына сөйләшәбез алар белән. Бу мәсьәләдә берничә буын бергә эшләргә тиеш дип саныйм”, – диде Рәшит Низамов “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры фикеренчә, Рәиснең бизнеска игътибар бирүе болай да бу юнәлештә алып барылган эшчәнлегебезне көчәйтергә этәргеч булыр. “Университетның кампусы бар. Андагы 24 заманча җиһазландырылган фәнни-белем бирү үзәкләрендә студентлар тикшеренүләр белән шөгыльләнә, индустриаль партнерлар белән бергә проектлар өстендә эшли. Болар барысы да бизнес белән бергәлектә башкарыла. Безгә профориентлаштыру эшчәнлеген көчәйтергә кирәклеге дә аңлашыла”, – диде ул. Рәшит Низамов әйтүенчә, 2027 елның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә багышланган булуын аеруча әһәмиятле. “Рәиснең юлламасы яңа эшләргә рухландырды. Бердәм булсак, киләчәгебез дә матур булачак!”, – дип белдерде ректор.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре