Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) булып, биредә университет ректоры Анатолий Торкунов белән очрашкан. Республика Башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, очрашуда ясалма фәһем технологияләрен үстерү мәсьәләсенә дә кагылып үтелгән.
Әңгәмә барышында Торкунов кызык кына очракка юлыгуы турында сөйләп үткән. Яясалма фәһемгә үзенең нинди һөнәр иясе булуы турында сорау биргәч, ул “танылган юрист” дигән. “Ә мин тарихчы бит”. – дип елмайган ректор.
“Кыскасы, ясалма фәһемгә бөтенләе белән ышанырга ярамый”, – дип йомгак ясаган сүзенә Торкунов.
Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эшлекле визиты дәвам итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез