Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр белән хатыны Айгөлнең сөенечле яңалыклары бар: аларның уллары туды. Аңа бик үзенчәлекле "Камал" исеме кушканнар. Шәп яңгырый бит: Камал Галиәскәров! Тәүге тапкыр әти булган Ренат хатыны бала тапкан мизгелләрдә янында булган. Бу турыда аннан "Интертат" басмасы сорашкан.
– Ренат, нинди хисләр кичерәсез? Әти булырга әзер идегезме?
– Минем яшьтә әти булгач, бик җылы хисләр генә кичерәсең инде. Минем өчен – бик көтеп алган җимеш. Әлбәттә, әлегә ышанып бетеп булмый.
Тормыш иптәшем белән бәбине бергә таптык. «Партнерские роды» булды безнең. Тулгак вакытларында Айгөлнең янәшәсендә идем.
– Бу – үзегезнең теләк идеме, Айгөл үгетләдеме?
– Айгөл шундый теләк белдергәч, мин каршы килмәдем. Кайберәүләрнең шулай тапканнарын белә идем. Авыр вакытында хатын-кызның янәшәсендә булу – терәк булу бит инде ул. Шуңа күрә бу – минем өчен артык авырлык тудырмады. Айгөл әйтү белән үк ризалаштым, карышып тормадым.
– Моңа ир-атларны берәр ничек әзерлиләрме?
– Юк, әзерләмиләр. Анализлар бирәсең дә, алга.
– Курку хисе булмадымы? Үкенмәдегезме?
– Юк-юк, киресенчә, бәби алып кайтуның хатын-кыз өчен ничек авыр икәнлеген күрдем. Моннан соң тормыш иптәшеңне тагын да кадерли башлыйсыңдыр, миңа калса. Бала туу белән үк кулыма алдым. Күңелгә сыймаслык шатлык хисләре кичердем, күздән сөенеч яшьләре бәреп чыкты. Әлбәттә, башта ничек тотарга белмисең инде. «Бу – чыннан да минем баламыни?» – дип уйлыйсың, ышана алмыйсың. Аңлатып булмаслык кичерешләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез