Ренат Харис: «Ватанны саклау өчен барыбызга да берләшергә кирәк»

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Рәиснең киләсе елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итүе күңелемә аеруча хуш килде. Ватанны саклау өчен, дөрестән дә, барыбызга да берләшергә кирәк. Бу рухи берләшү дә, хезмәттә берләшү дә, – диде шагыйрь. – Заводлар да, уку йортлары да, җитештерү өлкәсе дә, гомумән, барысы да «җиңәргә» дигән хис белән эшләсә, республикабызда барысы да яхшы булачак. Татарстанда гына түгел, гомумән, илебездә. Мин республикабызның эчке бурычларын осталык белән үтәвенә сокландым, һәм, гомумән, Татарстан илкүләм масштабтагы бурычларны да үтәп килә, дөньякүләм масштабка чыга. Бу сөендерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре