Республика башлыгы ябынып йөрүгә каршы чыккан

Дагыстан башлыгы Сергей Меликов хатын-кызларның никаб ябып йөрүенә каршы булуы турында белдергән. Әлеге кием Кавказ халыкларына хас түгел чөнки, дигән ул Халык җыены сессиясендә. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Шәхсән мин үзем никаб (күзләрне генә ачык калдырып, битне дә яулык белән ябу) ябып йөрүгә каршы. Террорчылыкка каршы көрәш буенча бурычларны үтәгән кеше буларак та, бу киемнең кавказ халыкларына хас булмавы сәбәпле дә, – дигән ул. Дагыстан башлыгы, шул исәптән, бу яулыкларның җинаятьче ир-атларга – яшеренү мөмкинлеге, ә хатын-кызларга – киң кием астында тыелган әйберләр йөртү мөмкинлеге бирәүен искәрткән. “Иминлек күзлегеннән караганда да моңа каршы мин”, – дигән Меликов.

Сүз уңаеннан, 20 июньдә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонның 35 законга, шул исәптән республика культурасы өчен ят булган шушы киемнән йөрүне тыйган законга кул куйган. Сәбәбе – киемнең дини ихтыяҗларга, гореф-гадәтләргә, мәдәниятләргә туры килмәве, дип күрсәтелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре