Газетага язылу

Республика ифтары 13 мартта «Казан Экспо» үзәгендә узачак

13 мартта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә республика ифтары үткәреләчәк.

Анда 10 мең кешенең катнашуы көтелә. Диния нәзарәте шул хакта хәбәр иткән. Казанда ифтарлар 49 мәчеттә уздырыла. Теләгендә булганнар ифтарга килү өчен алдан язылып куела ала. Быел Рамазан ае 18 февральдә кояш батканнан соң башланып, беренче көне 19 февральгә туры киләчәк. Ураза 29 көн дәвам итеп, 19 мартта төгәлләнәчәк. 20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Республикада бу көнне ял итәчәкләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре