Газетага язылу

Республика ифтарының кайчан үткәреләчәге билгеле булды

Республика ифтары 13 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» директоры Радик Миңнәхмәтов һәм «Туган Авылым» комплексы хуҗасы Радик Габдрахманов оештырачак.

Хәзерге вакытта катнашучыларның төгәл саны ачыкланмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре